Ташлыяр төп гомуми

белем бирү мәктәбе

Яңалыклар

Мәктәп тарихы

Авыл тарихы

Укытучылар

Горурлыгыбыз

Мәктәп тормышы

Кунакханә

Безнең адрес:

423975

Татарстан Республикасы

Мөслим районы

Ташлыяр авылы

Урожай урамы 76 йорт

E- mail.sch-tashliyar@mail.ru

Тел.8 (85556) 36640

 

 

 

 

Габидуллин Наил Гарифулла улы -мәктәп директоры

 1967 нче елның 22 маенда Мөслим районы Краснояр авылында туган .Краснояр башлангыч,Симәк урта мәктәбен тәмамлый. 1988 елдан Ташлыяр мәктәбендә тарих фәнен укыта.1988-1994 нче елларда читтән торып КГУ ның тарих факультетында белем ала. 1993 елдан –мәктәп директоры. Тормыш иптәше Гөлзирә мәктәптә хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары, 3 малай тәрбияләп үстерәләр.

 

 

  Мотавалова Динфира Шарипҗан кызы- укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

 1960 елның 10 нчы мартында Актаныш районы Яңа Богады авылында туган. 1977-1982 нче елларда Алабуга дәүләт педагогия институтының физика–математика бүлегендә укый.Актаныш районының Иске Кормаш, Меңнәр мәктәпләрендә укыта. 1987 нче елдан Ташлыяр мәктәбендә эшли . Күп еллар тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли . 1999 нчы елдан укыту-тәрбия буенча директор урынбасары . Тормыш иптәше-Мотавалов Габит Сабитович, кызлары Гүзәл һәм Гөлия.

 

Иксанова Резеда Яхья кызы-II категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары.1979 нчы елның 20 ноябрендә Мөслим районы Ташлыяр авылында туган.1997 нче елда Ташлыяр урта мәктәбен тәмамлый. Хезмәт юлын шул мәктәптә башлый. 2003 нче елда Яр Чаллы педагогия институтын тәмамлый.

 

 

 Фазуллина Розалия Гайнелгыйлем кызы - I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.1967 нче елның 21 нче гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Куян авылында туа. Актаныш урта мәктәбен тәмамлагач, 1984-1989 нчы елларда Казан дәүләт университетының филология факультеты татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Хезмәт юлын Актаныш районы Меңнәр мәктәбендә татар теле укытучысы булып башлый 1992 нче елдан Мөслим районы Ташлыяр мәктәбендә белгечлеге буенча укыта.

 Сайфуллина Вәсимә Әгъзамовна - рус теле һәм әдәбияты укытучысы. 1971 нче елның 4 сентябрендә Мөслим авылында туган. 1988-1993  нче елларда Алабуга дәүләт педагогия институтының рус теле һәм татар теле бүлегендә укый.Хезмәт юлын Ташлыяр мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты фәнен укытып башлый. 1997 елдан рус теле һәм әдәбияты укыта. Тормыш иптәше Илсур белән ике кыз үстерәләр.

 

 
 Сайфуллина Гөлназ Фирдәвес кызы - инглиз  теле укытучысы. 1981 нче елның 2 июлендә Мөслим авылында туган. Мөслим урта мәктәбен тәмамлагач, 1999-2004 нче елларда Алабуга дәүләт педагогия университетының татар теле һәм чит тел бүлегендә укый . Хезмәт юлын Әлмәт шәһәрендә чит тел укытучысы булып башлый. 2006-2008 елларда Мөслим районы Тойгелде мәктәбендә татар теле һәм чит телләр укыта. 2008-2009 нчы уку елыннан Ташлыяр мәктәбендә чит тел укыта .Гаиләсе: тормыш иптәше –Сайфуллин Илшат , кызы –Сайфуллина Адилә Илшатовна

Шәйхетдинова Дәрия Амур кызы - математика һәм физика укытучысы. 1964 нче елның 2 октябрендә Сарман районы Яхшыбай авылында туган. Иске Кәшер урта мәктәбен тәмамлагач, 1982-1987 нче елларда Алабуга дәүләт педагогия институтының физика–математика бүлегендә укый . Сарман районының Рангазар, Күтәмәле мәктәпләрендә укыта. 1989 елдан Ташлыяр мәктәбендә математика укыта. Тормыш иптәше Аяз- мастерской мөдире булып эшли. Уллары Алмаз АГПУ ның техфакультетында II курста укый,кызлары Алсу- VIII класста, Алия – I класста укый.

    Нигьматуллина Фәнисә Фәрвәзетдин кызы - музыка һәм биология укытучысы. 1970 елның 10 мартында Мөслим районы Түбән Табын авылында туган. 1985-1989 елларда Лениногорск педагогия училищесының музыка бүлегендә укый. Хезмәт юлын туган авылында башлый. 1996 нчы елда читтән торып КГПУ ның музыка факультетын тәмамлый. 1999 нчы елдан Ташлыяр мәктәбендә эшли .  Тормыш иптәше  Нигьматуллин  Миңнерәшит  Роберт улы - агроном, уллары Нигьматуллин Раушан Миңнерәшит улы балалар бакчасына йөри.

  Закирова Светлана Николаевна - физкультура  укытучысы. 1969 нчы елның 24 нче ноябрендә Сарман районы Нарат Асты авылында туган . 1986 нчы елда Чукмарлы урта мәктәбен тәмамлый.1988 нче елда Әлмәт физкультура техникумын тәмамлаганнан соң, Мөслим районы Тойгелде урта мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшли башлый.1990 елдан Ташлыяр мәктәбендә укыта .Гаиләле, ике ул үстерәләр.

  Фахразиева Миләүшә Әзкәр кызы - педагог- оештыручы. 1973 нче елның 18 июлендә Мөслим районы Тамьян  авылында туа.Тамьян башлангыч мәктәбен, Түбән Табын урта мәктәбенең 8 классын тәмамлагач, 1988-1992 нче елларда Минзәлә педагогия училищесының башлангыч класслар бүлегендә укый. Хезмәт юлын Ташлыяр мәктәбендә башлый. Тормыш иптәше Флүс-коры сөт заводында шофер, улы Руслан -9 класста, кызы Гүзәл 1 класста укый.

    Гафурова Гөлүсә Фәрит кызы- I категорияле башлангыч класслар укытучысы. 1957 елның 1 августында Актаныш районы Түбән Гәрәй башлангыч мәктәбен,аннан Чалманарат сигезъеллык мәктәбен тәмамлый. 1976-1980 нчы елларда Минзәлә педагогия училищесында укыганнан соң Ташлыяр мәктәбендә башлангыч класслар укыта башлый. 1983 нче елда читтән торып КГПИ ның биология бүлеген тәмамлый. Район мәгариф бүлеге, РСФСР Мәгариф министрлыгы  грамоталары бар.Гаиләле. Тормыш иптәше Гафуров Мансур Гафурович , кызы – Кәримова Гөлназ Мансуровна, улы- Гафуров Алмаз Мансурович.

 Сарварова Рәмилә Гыйлмегаян кызы - I категорияле башлангыч класслар укытучысы. 1962 нче елның 28 августында Мөслим районы Иске Карамалы авылында туган.1979 нчы елда Күбәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң ,  Алабуга дәүләт педагогия институтының педагогика һәм башлангыч белем бирү методикасы факультетында укый. Хезмәт юлын 1983 нче елда Метрәй урта мәктәбендә башлый.Анда 3 ел эшләгәч, Ташлыяр мәктәбенә күчерелә һәм хәзерге көнгә кадәр шушы мәктәптә башлангыч классларны укыта.  “Россия Федерациясе гомуми белем бирү мәктәпләренең Почетлы хезмәткәре” билгесенә ия. Тормыш иптәше Сарваров Илһам Мөхәмәтдин улы - “ Мәлләнефть”тә оператор,уллары Хафизов Ленар Фәнис улы Мәскәүдә Губкин исемендәге нефть һәм газ университетында укый.Кызлары Сарварова Нәзилә Илһам кызы 4 нче класста укый. 

 Миндиярова Рәфидә Салих   кызы 1954 нче елның 11 июлендә Мөслим районы Елгабаш авылында туган. Мөслим урта мәктәбен тәмамлагач, 1972 елда Ташлыяр мәктәбенә башлангыч класслар укытучысы булып килә.1981 нче елдан китапхәнәче булып эшли башлый.  1976 елда тормышка чыга. Тормыш иптәше Миндияров Фатих белән 2 малай тәрбияләп үстерәләр. Хезмәт стажы -37 ел.

 
Файдалы сылтамалар:

     
Hosted by uCoz