Ташлыяр төп гомуми

белем бирү мәктәбе

Яңалыклар

Мәктәп тарихы

Авыл тарихы

Укытучылар

Горурлыгыбыз

Мәктәп тормышы

Кунакханә

Безнең адрес:

423975

Татарстан Республикасы

Мөслим районы

Ташлыяр авылы

Урожай урамы 76 йорт

E- mail.sch-tashliyar@mail.ru

Тел.8 (85556) 36640

 

 

 

 

 

                                 2009-2010 уку елы

 

Яшь буынны тормышка әзерләү,аңа сыйфатлы белем бирү , көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләү –дәүләтнең мәктәп алдына куйган иң мөһим бурычы.   Мәктәп коллективы ата-аналар, авыл җәмәгәтьчелегенә таянып, үзенең эшчәнлеген планлы рәвештә кабул ителгән “Укыту һәм тәрбия процессын бала шәхесенә индивидуаль якын килеп оештыру” дигән методик теманы тормышка ашыру  өстендә эш алып бара.

           Уку   елына түбәндәге бурычлар куелды:                     

·       Укучыларның белем сыйфатын күтәрү;

·       Укучыларның мөмкинлекләренә туры килә торган уңайлы шартлар булдырып дифференциаль укытуны оештыру;

·       Укыту процессында яңа технологияләр куллану, аларны гамәлгә кертү өчен укытучыларның белем һәм методик әзерлеген арттыруга ирешергә;

·       Туган як табигатен саклауга карата аңлы караш тәрбияләү;

·        Укучыларның тәрбиялелек дәрәҗәләрен арттыру, балалар арасында хокук бозуны булдырмау.

  Алда куелган бурыч – максатларны тормышка ашыру өчен мәктәп        коллективы даими эш алып бара. Мәктәбебездә барлыгы 9 укытучы белем һәм тәрбия бирә. Шуларның 4се беренче категорияле, 4 се икенче категориягә ия .1 укытучы –РСФСР Мәгариф министр-лыгының  Почет грамотасына , 1 укытучы  “ Россия Федерациясе гомуми белем бирү мәктәпләренең Почетлы хезмәткәре”билгесенә ия. Укытучыларның профессиональ компетентлыгын күтәрү,педагогик белемнәрен арттыру максатыннан  методик эшнең түбәндәге формалары кулланыла:

1. Тематик педсоветлар

2. Методик семинарлар

3. Методик берләшмә утырышлары

4.Укытучыларның үз белемнәрен күтәрүләре

5. Ачык дәресләр, аларны анализлау

6. Үзара дәрескә керү, анализлау

7.Фән алыкларытна

8. Дәрескә әзерләнү һәм үткәрү турында индивидуаль әңгәмәләр

9. Укытучыларның курсларда булулары

10. Аттестация

   Укытуның яңа технологияләре укучыларның шәхси үзенчәлекләрен искә алырга, укытучы белән укучыларның бердәм эш алымнарын камилләштерергә, белем бирүнең сыйфатын күтәрергә мөмкинлек тудыра.Беренче категорияле башлангыч класслар укытучысы Гафурова Гөлүсә Фәрит кызы математикадан Рахимовның “Иҗади үсеш технологиясе”н кулланып укыта.Укучыларның кызыксынуын, һәвәслеген, киләчәктә нинди эшне башкаруга ни дәрәҗәдә сәләтле булуын ачыклау максатында 9 класс укучылары белән профиль алды классы оештырылып  “Математика – көндәлек тормышта” дигән электив курс укытыла.Компьютер технологиясеннән нәтиҗәле файдалану – хәзерге көндә укыту методикасының мөһим бурычы. Яңа төр эшчәнлек, компьютер белән эшләүгә кызыксыну булдыру бәрабәренә укытуның сыйфатын күтәрүгә ирешү – компьютер технологиясенең иң өстенлекле ягы. Дәресләрдә компьютер куллану укучыларның актив һәм аңлап эшләвен тәэмин итүнең яңа алымы буларак дәресне тагын да күрсәтмәле итә.Мәктәбебездә һәр укытучының шәхси компьютеры бар ,  дәресләрдә интернет материалларыннан,  компьютердан оста файдаланалар.Мәктәп эшчәнлеген педагогик анализлау – элекке нәтиҗәләр белән яңа нәтиҗәне чагыштыру ,уңышка ирешүдә нәрсә ярдәм итүен ,кимчелекләрне ачыклау ул. Мәктәптә диагностик- прогноз эшчәнлек түбәндәгечә  куелган:

1) Һәр укытучы укучының  белем дәрәҗәләрен , тәрбиялелек дәрәҗәләрен билгели

2) Уку , язу , исәпләү тизлекләрен  анализлый.

3) Һәр классның чиреклек сыйфатлы өлгереше, һәр фәннең еллык сыйфатлы өлгереше, мәктәпкүләмендә сыйфатлы өлгереше билгеләнә.       

6) Укытучыларның педагогик эшчәнлеген, һөнәри осталыгын мәктәп дирекциясе анализлый.

  Соңгы елларда мәктәптә өлгереш 100%,    сыйфатлы өлгереш  50-52% . Мәктәбебез укытучылары район күләмендә үткәрелгән конкурсларда мәктәп данын яклап даими катнашып киләләр.  Башлангыч класс укытучылары зур уңышларга ирештеләр: Гафурова Гөлүсә Фәритовна “ Ел укытучысы -2008” конкурсында  район буенча 1 урын алды .Сарварова Рәмилә Гыйлмегаяновна “ Класс җитәкчесе-2005” конкурсында гран-при алып зона ярышларында катнашты, “Ел укытучысы -2010” конкурсында 2 урын алды.Белем бирү процессы тәрбия эше белән тыгыз бәйләнештә алып барылганда гына җәмгыятькә файдалы һәм тормышта үз урынын табардай шәхес үстереп була.Укучыларның буш вакытын оештыру- тәрбия эшенең мөһим бер юнәлеше. Мәктәптә “Спорт уеннары”, “Сәйлән”, “Яшь хәбәрче” ,“Балачак” бию түгәрәкләре эшли.Укучыларның барысыда түгәрәкләргә бик теләп йөриләр.Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү өчен район күләмендә үткәрелгән чараларда ,конкурсларда катнашабыз. Призлы урыннарыбыз да бар.2008 елда “Сәламәтлек” театры конкурсында 3 урын2009 елда янгын куркынычсызлыгы буенча үткәрелгән иҗади эшләр конкурсында 1 урын; ”Мин үземнең оешмамда” дигән рәсем конкурсында 3 нче урын .2010 елда Бөек Җиңүнең 65 еллыгына карата үткәрелгән иҗади эшләр конкурысында 2 укучының эше район күләмендә 1нче урын алып,республикага җибәрелде. Һәр елда үткәрелгән “Йолдызлык”,”Яшь бөреләр” конкурсларында даими катнашып, укучыларыбыз дипломант,лауреат исемнәренә лаек булалар.Балалар-илебез киләчәге, аларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту-бүген мөһим проблемаларның берсе.Мәктәбебез балалар сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән программа буенча нәтиҗәле эш алып бара.Район күләмендә оештырылган ярышларда укучылар бик теләп катнашалар һәм призлы урыннар яулыйлар:Өстәл теннисы буенча: 2008 елда район күләмендә 2 укучы  1,3 нче урыннар алып Республикада уңышлы чыгыш ясадылар.2009 нчы елда 2 укучы 3 нче урын ,мәктәп командасы 1 урын алды.2010 нчы елда 2 укучы 1 нче урын алды.

 Җиңел атлетика буенча :2009 елда 1 укучы  2 нче урын алып,республика күләмендә “Күңелле стартлар”ярышында катнашты.Укыту-тәрбиядә сизелерлек уңышка ирешелсә дә ,әле хәл итәсе мәсьәләләр дә бар. Педагогик коллективның укыту- тәрбия процессын тагын да нәтиҗәлерәк оештыру өчен ,тиешле укыту- матди базасы булдырырга,укытучыларның квалификациясен күтәрергә, укыту-тәрбиядә яңа технологияләрне нәтиҗәле кулланырга кирәк.

                          2008-2009 нчы уку елы

Ташлыяр төп гомуми белем бирү мәктәбендә  соңгы 3 елда укучы балалар саны -уртача  30-40 . Бүгенге көндә 9 класста 30 укучы белем ала һәм тәрбияләнә. Башлангыч классларда 18 укучы, югары классларда 12 укучы. Мәктәп директоры Габидуллин Наил Гарифуллович . Педагогик  коллектив “Укыту һәм тәрбия процессын бала шәхесенә индивидуаль якын килеп оештыру” дигән тема буенча эшли. Мәктәптә 12 педагог. Икесе махсус урта белемле, калганнары югары белемле кадрлар. I квалификацион категориягә 4 , II квалификацион категориягә 3 укытучы ия.   

 

Мәктәп буенча өлгереш сыйфаты (%) 

Еллар

Өлгереш

Сыйфат

 2005 – 2006

2006 – 2007

2007-2008 

100

100

100

65

70

79

Фәннәр буенча өлгереш сыйфаты (%) 

 

Фәннәр

2005 - 2006

2006 - 2007

2007-2008

Тат.т.

Тат.әд.

Рус.т.

Рус.әд.

Матем.

Физика

Химия

Биология

Тарих

География

84

100

74

80

74

84

80

96

86

96

77

98

77

100

74

90

88

100

100

100

77

98

84

88

74

90

88

100

100

100

 

IX класс укучыларының имтихан нәтиҗәсе. (%)

 

Фәннәр

   2005 – 2006

    2006-2007

   2007-2008

Татар теле

Рус теле

Математика

100

100

100

  80

  60

  60

 

 

     9 класс  юк

 

100

100

100

86

50

       14

           

IX класс укучыларының урнашуы 

 

Еллар

Укучы саны

X класс

ПУ

ССУЗ

2005 – 2006

2006 – 2007

2007 – 2008

 

5

юк

6

 

3

 

5

1

 

-

1

 

1

 

           

   Уку елы

 

Укучылар

 

Укытучылар

 

 

 

 

2005 – 2006

 

 

 

1.Район олимпиадасы

технология ( 2 урын)

2.Җыр конкурсы”Сандугач керде күңелгә” (2 урын)

3.Теннис буенча ярыш ( 3 урын)

4.Кул эшләре конкурсы(3 урын)

5 Рус теленнән.сочинениеләр

 конкурсы (1 урын)

 

“ Класс җитәкчесе-2005” район конкурсында 1 урын

( башлангыч класслар укытучысы Сарварова Рәмилә Гыйлмегаяновна)

 

 

 

 

2006 – 2007

 

 

 

 

1.Район олимпиадасы

  рәсем  ( 2 урын)

2.100м га йөгерү(1 урын)

3. Көрәш (1 урын)

4.Конкурс”Туган як серләре”(3 урын)

 

 

“ Ел укытучысы -2005” район конкурсында 1 урын ( башлангыч класслар укытучысы Гафурова Гөлүсә Фәритовна)

 

 

 

2007-2008

 

 

 

1.Район олимпиадасы русский язык 4 класс ( 2 урын -2)

2.100м га йөгерү (2 урын)

3. Көрәш  (1 урын)

4.Футбол (3 урын)

5.Су асты флотына 100 ел конкурсы (3 урын)

 

       2008-2009 Өстәл теннисы буенча район күләмендә 1 нче урын ( 2 укучы) Республика күләмендә үткәрелгән  ярышларда катнашу  
       2009-2010 Өстәл теннисы буенча район күләмендә 1 нче урын ( 2 укучы)

“ Ел укытучысы -2010” район конкурсында 2 урын  (башлангыч класслар укытучысы  Сарварова Рәмилә Гыйлмегаяновна) 

      Ирешелгән уңышлар

 

 

 
Файдалы сылтамалар:

     
Hosted by uCoz