Безнең адрес:
423975
Татарстан Республикасы
Мөслим районы
Ташлыяр авылы
Урожай урамы 76 йорт
E-
mail.sch-tashliyar@mail.ru
Тел.8 (85556) 36640
|
Революциягә кадәр авылда мәдрәсә эшләгән.1883 елда
Әбубәкер хәзрәт, Биккинин хәзрәт, Хафизетдин хәзрәтләр укытканнар.
Мәдрәсәдә хәллерәк кешеләрнең ир балалары укыган.Укытуның сыйфаты
мулланың хәзерлегенә һәм аның дөньяга карашына бәйле булган.1909-1911
елларда Әбубәкер Фәтхуллин һәм Гомәр Фәтхуллин укытканнар. Хафизетдин
хәзрәт хаҗга киткәндә, хәзерге Лениногорск районы Зәй-Каратай авылыннан
Фазыл Туйкинны өлкән укытучы итеп калдырган. Соңыннан ул танылган
мәгърифәтче, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе булып әверелә.1922 елда Ташлыярда
Совет мәктәбе оештырыла. Башта аерым кешеләр йортында, ә 1925 елдан соң
мәдрәсә бинасын яңартып, мәктәп итәләр.
1935 елда
7 класслы мәктәп тулы булмаган урта мәктәп статусын ала, 1962 елдан –
сигезьеллык.
Хафизов Фәнис Мөктәсыйм
улы
1986-1993 елларда эшләгән
Укытучылардан Б.Ш.Туйкина ,М Г
Фәтхуллин, С.В.Вагыйзова ,А.Л.Лотфуллина, Ф.З.Закирова, Р.М.Раскулова,
Ф.М.Хафизов һ.б бик күп еллар фидакарь хезмәтләрен куеп, укучыларга
тирән белем биреп ,югары әхлак сыйфатлары тәрбияләделәр, шуңа да аларны
авыл халкы зур ихтирам белән искә ала.Ташлыяр мәктәбе районга гына
түгел, ә бәлки республикага бик күп күренекле шәхесләр тәрбияләп
чыгарды.1984 елда ике катлы итеп
кирпечтән яңа бина салына. 1991елда ул урта мәктәпкә әверелә. 2005 нче
елда төп гомуми белем бирү мәктәбенә әйләнде.
Хәзерге вакытта мәктәптә 13
укытучы эшли . Коллектив “Укыту һәм тәрбия процессын бала шәхесенә
индивидуаль якын килеп оештыру” дигән тема буенча эшли.
Ташлыяр мәктәбендә төрле
елларда эшләгән укытучылар
Лотфуллина Асия Лотфулла
кызы 1922 нче елда Баланны авылында туган. 1941 нче елдан укыта
башлый.1976 нчы елга кадәр Ташлыяр мәктәбендә башлангыч класслар укыта.
7 бала тәрбияләп үстерә.Бик күп мактаулы грамоталар белән бүләкләнә.2006
нчы елда вафат була
Шайдуллина Фатхия Мирзаяновна
1948 елның 19 ноябрендә Мөслим районы Үрәзмәт авылында туа. 1966 нчы
елда Үрәзмәт урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтының
табигый география факультетына укырга керә. Хезмәт юлын 1971 нче елда
Симәк урта мәктәбендә башлый. 1972 нче елдан башлап Ташлыяр урта
мәктәбендә химия, биология фәннәрен укыта.Күп еллар укыту-тәрбия эшләре
буенча директор урынбасары, балалар хокукларын яклау буенча җәмәгать
инспекторы вазифаларын башкара. 35 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия
бирүгә багышлый. Эшләү дәверендә мәгариф бүлегенең Рәхмәт хатлары (
1995,1997,2002 ел) белән бүләкләнә. Тормыш
иптәше белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Хезмәт ветераны – Шайдуллина
Фатхия Мирзаяновна бүгенге көндә лаеклы ялда, балалары тәрбиясендә яши.
Харисова Ләйлә
Мирзануровна-1990-1991 елларда укыту-тәрбия эшләре буенча директор
урынбасары, математика укытучысы булып эшли. Хәзерге вакытта район
мәгариф бүлегенең мәгълүмат-методик
үзәк җитәкчесе
|
|