Безнең адрес:
423975
Татарстан Республикасы
Мөслим районы
Ташлыяр авылы
Урожай урамы 76 йорт
E-
mail.sch-tashliyar@mail.ru
Тел.8 (85556) 36640
|
Элек Александр-Карамалы волосте булган Ташлыяр авылы
Мөслимнән көньяк-көнбатышта Мәллә елгасы
буена тигез урынга урнашкан. Район үзәгеннән 17 чакрым ераклыкта.Авылның
барлыкка килүе XVIII гасыр урталарына туры килә. Тарихта 1795 елдан
билгеле. Рәсми документларда Ташлыяр (татарский) дип йөртелгән. Саба
якларыннан җирсез крестьяннар бәхет эзләп килеп чыгалар бу
якларга.Игенчелек, терлекчелек өчен уңайлы, уңдырышлы бу җирләр дәүләт
эшлеклесе А.М.Горчаков усадьбасы булган. Буш яткан җирләрдән табыш алу
максаты белән ул үз биләмәләрендә крестьяннарга җирдән файдалану өчен
рөхсәт бирә. Авыл халкы елдан-ел арта. Бу хакта шуны күрсәтү дә җитә,
1773-1775 елларда Пугачев җитәкчелегендәге восстаниедә Ташлыяр һәм аңа
якын-тирә авыллардан 60 кешелек отряд катнашкан дигән мәгълүматлар
билгеле.Байлар Сабасында Абалаков фамилияле урта хәлле крестьяннар
мануфактура хуҗалары булганнар. 1835 елда янгын чыгып,
мануфактурасы янып беткәч, бу гаилә кешеләре Ташлыяр авылына күченеп
килә. 1861 елгы реформадан соң Ташлыярда бары тик Абалаков фамилияле
кешеләргә генә җир бирелә. Барлыгы 27 кеше бу фамилияне йөртә. Алар
Әпсәләм, Әбелкасыйм, Абдулла, Талыйп, Зариф, Сәхәбетдин, Мостафа, Кәрим,
Морзахан, Монасыйп, Муса, Гайсә, Садыкай, Афзал, Гайфулла, Миндияр,
Юныс, Шәймәрдән, Әхмәтхафиз, Сабирҗан, Гафиятулла, Сабур, Сафа, Закир,
Шакир, Латыйп исемле кешеләр. Авылның хәзерге югары оч дип йөртелгән
өлешен ул вакытта Абалаковлар очы дип, ә үзләрен Абалаклар дип
йөрткәннәр. Хәзерге Ташлыярда күпчелек гаилә кешеләре югарыда
күрсәтелгән исемнәрдән ясалган фамилия белән йөриләр. Ә Абалаков
фамилияле мулла Бикмөхәммәт Гафиятулла улы 1931 елның февралендә кулга
алынып (колхозга кермәгән), 10 елга канцлагерьга җибәрелә(9.10.1989 елда
акланган).1896 елда авыл түбәндәгечә характерлана: 152 ихатада 822 кеше
(ирләр – 401, хатын-кызлар – 421) яши. Имана җире 246 җанга бүленеп
бирелгән. Басулар кара туфраклы, Мәллә елгасының көньяк-көнчыгыш
өлешендәге авышлыкка урнашкан, ул авылдан 7 чакрымга сузылган.
Крестьяннар файдалануында 2 җилгәргеч машина булган. Һөнәрчеләр балта
эше белән шөгыльләнә. Мәчет, училище, су тегермәне, икмәк запасы һәм
бакалея кибетләре эшли.Октябрь революция соң ,НЭП чорында Гарчков
усадьбасын Александр Карамалы волоте Башкарма комитеты Буралы авылыннан
Нурмөхәт ,Әхтәмовка арендага бирә(су тегермәне анда).Крестьяннар аңа
ялланып эшлиләр.1930 елда “Марс” колхозы оеша,аңа
Ташлыяр һәм Атлас авыллары керә.1957 елда “Мөслим”совхозы, 1964 елдан
”Трудовик” совхозы составында була.1991 елдан мөстәкыйль хуҗалык булып
оеша. |
|