Ташлыяр төп гомуми

белем бирү мәктәбе

Яңалыклар

Мәктәп тарихы

Авыл тарихы

Укытучылар

Горурлыгыбыз

Мәктәп тормышы

Кунакханә

Безнең адрес:

423975

Татарстан Республикасы

Мөслим районы

Ташлыяр авылы

Урожай урамы 76 йорт

E- mail.sch-tashliyar@mail.ru

Тел.8 (85556) 36640

 

 

 

 

     Шәймәрданов Равил Шамил улы 1940 нчы елда Мөслим районының Ташлыяр авылында туа, ишле (җиде бала) гаиләдә үсә. Равилнең әтисе Шамил абый Ташлыяр авылының беренче шоферы була. Табиб булырга малаена ул үзе тәкъдим итә.Башта Минзәлә медицина училищесын, аннан соң Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый. Авыл җиреннән килгән Равилгә Казан медицина институнда уку җиңел булмый. Авыр вакытлар, туйганчы ашарга, юньләп киенергә мөмкинлекләр юк. Үз көченә генә таянып яшәгән Равил уку башлану белән эшкә керә. Менә шулай ул биш ел буена көндез укый ,ә кич белән эшли. Укып бетергәч ,яшь егет туган якларына эшкә кайта һәм 1967 елда Мөслим үзәк больницасында хирург булып эшли башлый. Мөслимдә яшь хирургның даны тиз тарала. 1970 нче елда Р.Шәймәрданов ГИДУВтагы клиник ординатурага укырга керә ,үзенең хирургия өлкәсендә белемнәрен тирәнәйтә. Ординатура тәмамлаган сәләтле хирургны 5 нче больницага бүлек мөдире итеп эшкә алалар.1980 нче елда Равил Шәймәрданов ГИДУВның хирургия кафедрасында ассистент буларак укыта башлый. 1982 нче елда медицина фәннәре кандидаты дигән фәнни дәрәҗәне яклый . Шул елда ук доцент була.1988 нче елда ГИДУВта кичектергесез хирургия кафедрасы мөдире итеп билгеләнә. Бүгенге көндә Россия Федерациясенең һәм Татарстанның атказанган врачы Равил Шәймәрданов 7 нче Казан шәһәр больницасында бавыр,ашказан асты бизе һәм үт куыгын дәвалау буенча фәнни үзәкне җитәкли.

 

 

 

    Котдус Мирзасалих улы Хөснуллин 1941 нче елда Ташлыяр авылында дөньяга килә. Ул кечкенәдән үк ,кулына гармун алып әбекәй -әниләрне ,апа-абыстайларны халык көе белән юата, күңелләрен күтәрә. Музыкаль белемен үстерү ниятеннән чыгып , Алабуга мәдәни- агарту училищесына юл  тота.Укуын тәмамлап яшь белгеч туган ягы Мөслимгә кайтып, мәдәният- сәнгать эшләре белән шөгыльләнә. 1962 елда Казан музыка училищесына укырга керә.Училищены тәмамлагач, Казан дәүләт консерваториясенең композиторлык классына укырга керә. 1984 елда Татарстан Мәдәният министрлыгы чакыруы буенча К.Хөснуллин Халык иҗаты һәм фәнни-методик агарту үзәгенә эшкә килә.Ул байтак инструменталь- камера һәм симфоник әсәрләр иҗат итә, күптөрле җыр һәм романслар яза. “Мөнәҗәтләр һәм бәетләр” китабында Котдус Хөснуллин 30-40 ел буена җыйнап, өйрәнеп килгән халык энҗеләрен, логик һәм фәнни тәсбихләргә тезеп, укучыларга тәкъдим итте. Бу зезмәт бик зур бәягә һәм рәхмәткә лаеклы. Шуны исәпкә алып, 2002 нче елда Котдус Хөснуллинга “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исем бирелде.

                                    

     Сәрвәров Рөстәм Мөхәммәтдин улы 1960 нчы елда Мөслим районының Ташлыяр авылында туган. Мәктәпне тәмамлап, 1976 нчы елда егет Казанга килә һәм радиотехника  техникумына укырга керә. Ләкин  аңа радиомонтажник булырга насыйп булмый  - ул бәләкәйдән инде җыр белән мавыга. Менә шушы җыр чире Рөстәмне радиотехникумнан туп-туры Казан музыка училищесының халык бүлегенә илтеп кертә.80 нче еллар азагында Рөстәм Сәрвәров “ Казан кызы” дигән вокал- инструменталь ансамбль оештыра. Шушы чорда күп җырлар языла, Татарстан һәм Россия сәхнәләрендә уңышлы чыгышлар ясала. Соңрак ул кассеталар яздыру белән шөгыльләнә башлый. Шулай итеп Рөстәм Сәрвәров театр- студия оештыра, соңыннан ул “Аксу” дигән студиягә әйләнә. Бүген “Аксу”  студиясе Казанда урнашкан һәм музыка өлкәсендә төрле юнәлншләрдә эшли: концертлар оештыра, музыка продукциясен әзерли, башкаручыларны яздырып ала, яшь талантларга ярдәм итә, караоке өчен халык һәм заман җырлары әзерли.Әлбәттә, әле Рөстәм Сәрвәровның музыка, сәнгать өлкәсендә әйтәсе сүзләре күп.

 

                                     

   Вагыйзова Салиха Вагыйзовна 1923 нче елның 27 октябренда Олы Чакмак авылында туа.1938 нчы елны Олы Чакмак 7 еллык мәктәбен тәмамлагач Минзәлә педучилищесына укырга керә. Шул ук елны әнисе үлү сәбәпле авылына кайта                ( апайларын карарга кеше кирәк була). Бер елдан Минзәлә  педучилищесына кабат керә. 1941 елны ук Олы Чакмак авылына башлангыч класс укытучысы итеп билгеләнә. 1942 елда аны Ташлыярга V-VII классларга математика укытучысы итеп билгелиләр. 1943 елда Ольгино детдомына тәрбияче итеп күчерәләр.1947 елда Ташлыяр егетенә кияүгә чыга һәм Ташлыяр мәктәбендә математика укыта башлый.Читтән торып институт тәмамлый. 1974 елда лаеклы ялга чыга .

Бүләкләре:

1.Хезмәт Кызыл байрагы ордены,

2.Хезмәт ветераны” медале,

3.РОНО Почет грамоталары.

                 2007 елда вафат булды.        

Валиева Әнисә Салихҗан кызы 1941 нче елның 18 февралендә Мөслим районы Атлас авылында туган. 1960 елдан Ташлыяр авылында яши.Хезмәт юлын “ Трудовик “ совхозында бозаулар карап башлый.Эшенә җаваплы карый ,район күләмендәге ярышларда алдынгы урыннарда бара.Тырышып эшәү бушка китми ,эшенә зур бәя бирелә. III дәрәҗә Хезмәт Даны  ордены  (29 август 1986 ел ) белән бүләкләнә.Татарстан АССР Верховный Советы Президиумы  Указы белән (1990 ел,29 март)  “ Татарстан АССРның атказанган терлекчесе “ дигән мактаулы исем бирелә.  Район һәм җирлекнең бик күп мактаулы грамоталарына  ия була . Иптәше Алмас белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. 4 кызлары югары белемле.

1978 елда “ Ана Даны” медале белән бүләкләнә. 1999елдан –Хезмәт ветераны.

                              

  Абдуллин Нәсим Яббарович 22 февраль 1942 нче елда Ташлыяр авылында туган. Ташлыяр мәктәбен “4-5” билгеләренә тәмамлагач, Яр Чаллы шәһәрендә 1ел механизаторлар курсында укып кайтканнан соң , 1958 елда совхозда эшли башлый, 1963-1966 елларда армия сафларында хезмәт итә.Алтын куллы механизатор хуҗалыктагы күп төрле техникада эшли. Җәй көне урак чорында комбайн белән басуларны иңләсә , кышын тракторга утыра. Тырыш хезмәте нәтиҗәсендә бик күп мактаулы исемнәргә , грамоталарга ия була.

1.Җирлектә бирелгән бүләкләр:

- Мактау грамоталары (1975 ел, 1984 ел,1985 ел,1987 ел, 1991 ел,1992 ел)

2. Район буенча бирелгән бүләкләр:

- Мактау грамоталары (1979 ел,1980 ел,1989 ел,1991 ел, 1993 ел,1994 ел)

- Мандат “ Язгы чәчү батыры”(1970 ел)

- Районның почет китабына кертелде.1970 ел.

- Мактаулы исем “ Районның иң яхшы комбайнчысы” 1976 ел

- Рәхмәт хатлары 1993,1994 ел.

3. Дәүләт бүләкләре:

 - III Дәрәҗә Хезмәт Даны ордены ( 1976 ел)

 - СССР ВДНХсында катнашучы таныклыгы (1969 ел, 1971 ел)

 - Билге “ XII бишьеллык ударнигы” 1990 ел

- Мактаулы исем “ Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгының атказанган механизаторы” 1995 ел.1999 нчы елның 3 февралендә вафат була.

   

 

Авзалов Ринат Сахәбетдинович 1940 елның 28 июлендә Мөслим районы Ташлыяр авылында туа. Ташлыяр мәктәбендә 7 нче классны тәмамлаганнан соң колхозда эшли. Аннан Алабуга механизаторлар курсында укып, тракторчы,комбайнчы һөнәрен үзләштерә,кичке урта мәктәпне тәмамлый,аннан Чистай совхоз-техникумын тәмамлый. 21 нче яшендә ул авылның данлы игенчеләре армиясе сафына баса. Кайда гына эшләсәдә үзен булдыклы ,туган авылы ,туган җирлеген төзекләндерү , ныгыту,халыкның тормыш- көнкүрешен яхшырту өчен зур тырышлык куя. Берничә ел тракторчылар бригадиры ,аннары управляющий булып эшли. 4 ел Тойгелде авыл советы рәисе хезмәтен башкара.Аннан соң 6 ел Ташлыяр “ тәҗрибә -җитештерү хуҗалыгы белән җитәкчелек итә. Халык белән уртак тел табып , аларның мәнфәгатен алга куеп эшли. Игенчелек һәм терлекчелек продукциясе җитештерүелдан-ел арта, яңадан –яңа техникалар алына, хезмәткә түләү яхшыра, авылларның социаль йөзе        күзгә күренеп матурлана. Мәллә, Кәүҗияк елгасы аша күпер төзүдә, Атлас авылына кадәр асфальт юл салу,авылларны газлаштыруда, Ташлыяр авылында мәчет төзүдә ул башлап йөрде. Эшләү дәверендә бик күп кыйммәтле бүләкләргә ,  ВЛКСМ Татарстан өлкә комитетының Почет мандатларына лаек була. Мәскәүгә ВДНХ га га берничә мәртәбә  бара,рәсеме районның мактау тактасында тора. Аның мактау кәгазьләре,рәхмәт хатлары күп. “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.2005 нче елның 6 маенда вафат була.

 

Камалов Рафаэль Зиннурович

1950 елның 10 июлендә Мөслим районы Ташлыяр авылында туган.1965 елда “Трудовик” совхозында төрле эшләрдә эшли, армия сафларында хезмәт итә.1971-1975 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында укый.1975 елда “Трудовик” совхозында управляющий булып эшли.1980 елда “Калинин” колхозында портком секретаре вазифасын башкара.1985 елда “Татарстан” колхозында колхоз председателе булып эшли.1988 елда “Урал” колхозында колхоз председателе булып эшли.1991 елда “Яңа Карамалы” колхозында колхоз председателе булып эшли.1995 елда “Калинин” колхозында колхоз председателе булып эшли.2000 елда “Трудовик” совхозында председателе булып эшли.2005 елдан шәхси эшмәкәр 1 нче чакырылыш Дәүләт советы депутаты

Бүләкләре:

Медаль “В.И.Ленинның 100 еллыгы”

Татарстан Республикасы президентының  Почет грамоталары

Мактаулы исем “ Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре”

Камалов Мисбах Мингазович

1948 елның 2 июлендә Ташлыяр авылында туган. Башта Ташлыяр 8 еллык мәктәбен, соңыннан Мөслим урта мәктәбен тәмамлый.1967-70 елларда М.Горький исемендәге Казан авыл хуҗалыгы институтында укый. Хезмәт юлын Тойгельде авылында башлый. 1988 елдан Мөслим Агропромбанкына эшкә күчерелә. Төгәл, тыйнак, эшенә җаваплы караучы Мисбах Мингазович күп еллар банк управляющие булып эшли. Күп кенә район, республика Почет грамоталары белән бүләкләнә. 1986 елда “Татарстан Республикасының атказанган экономисты” дигән мактаулы исем бирелә.2004 нче елның 27 сентябрендә вафат була.

Шаймарданов Илдус Гафурович  1940 елның 13 маенда Ташлыяр авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң механизаторлар курсын тәмамлап авылда эшли. 1964 елны Казан авыл –хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә.Аны тәмамлаганнан соң юллама белән Минзәлә районы “Гигант” колхозына агроном итеп билгелиләр.1969 елдан 1990 елга кадәр шушы колхозда эшли.Авыл хуҗалыгын үстерүдә тырышып эшли.Район күләмендә алдынгы урыннарны яулый. 1990 -  1994 елларда Мөслим районы “Ташлыяр” совхозында җитәкче булып эшли.2003 нче елга кадәр Сарман районы “Красная Горка” совхозында  баш агроном булып эшли. 2003-2005 нче елларда Сарман районы Саклаубаш авылында эшли.65 яшь тулгач кына лаеклы ялга китә.Тырыш хезмәтләре өчен күп кенә мактау грамоталарына ия була.

 Район буенча:

 Мактау грамоталары (1971,1977,1979, 1980, 1989,2000)

Таныклык “Иң яхшы агроном-1982”

Республика буенча:

Мактау грамоталары (1972,1980)

Билге “Социалистик ярыш җиңүчесе-1974”

Билге “Социалистик ярыш җиңүчесе-1979”

Билге “Социалистик ярыш җиңүчесе-1980”

Медаль  “За доблестный труд в ознаменования 100-летия со дня рождения В.И.Ленина”1970 год

Мактаулы исем  “Татарстан АССРның атказанган агрономы”1979 ел

                     

     Камалов Зиннур Якупович 1924 елның 15 октябрендә Ташлыяр авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, бухгалтер булып эшли .Казан авыл –хуҗалыгы институтын читтән торып тәмамлый. Күп еллар агроном булып хезмәт куя ,авыл советы председателе вазыйфасын башкара.!941-1945 нче елларда Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштагы батырлыклары , тырыш хезмәте өчен күп бүләкләргә ия.

1.Бронзовой медаль за участие ВДНХ СССР 1970 ел

2. Медаль «За победу над Германией в Великой отечественной войне 1941-1945 г.г.»

3. Медаль «За доблестный труд в ознаменовании  100-летия со дня рождения В.И.Ленина» 1970 ел

4. Медаль «50 лет Вооруженных Сил СССР» 1969 ел

5. Медаль «60 лет Вооруженных Сил СССР» 1979 ел

6. Медаль «70 лет Вооруженных Сил СССР» 1989 ел

7.Билге «Победитель социалистического соревнования 1979 года»

8. Медаль «20 лет победы Великой Отечественной войне» 1966 ел

9. Медаль «30 лет победы Великой Отечественной войне» 1976 ел

10. Медаль «40 лет победы Великой Отечественной войне» 1985 ел

11. Хезмәт Кызыл байрагы ордены 1971 ел

         1998 елда вафат була.

 

 
Файдалы сылтамалар:

     
Hosted by uCoz