16.04.10 |
Һәр атнаның җомга көнендә барлык класслар тыл
ветераннарына,ялгыз яшәүче әби-бабайларга шефлыкка барды. "Тамчы"
отряды һәйкәл янын чистартты. |
8.04.10 |
"Әлифба" бәйрәме үткәрелде.Бәйрәмдә ата-аналар ,укучылар |
7.04.10. |
"Зирәк тиен" региональ
конкурста 14 укучы катнашты |
1.04.10. |
Көлке көне билгеләп үтелде. |
29.03.10 |
Район күләмендә үткәрелгән теннис ярышында
Шайхетдинова Алсу (9 кл.) -I
урын, Ситдиков Ильяс (5
кл) - I урын
алдылар. |
24.03.-31.03.10 |
Каникул көннәрендә мәктәптә "Спорт уеннары" ,"Сәйлән",
"Балачак", "Яшь хәбәрче" түгәрәкләре үтте.
Мәктәп күләмендә теннис ярышы үткәрелде, укучылар районда
үтәчәк теннис ярышына әзерләнделәр. |
24.03.10 |
3 нче чирекне йомгаклау.3 укучы гел "5" ле билгеләренә
: Шайхетдинова Алия -2 класс, Закиров Рөстәм -4
класс,Шайхетдинова Алсу-9 класс, 8 укучы "4"ле "5" ле
билгеләренә тәмамлады |
12.03 10 |
Һәр класс тыл ветераннарына,ялгыз яшәүче
әби-бабайларга шефлыкка барды. |
5.03.10 |
Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан "Ягез
әле,кызлар!" кичәсе үткәрелде. |
22.02.10 |
Мәктәп күләмендә "Аҗаган" уены үткәрелде. |
17.02.10 |
Укытучылар һәм укучылар арасында волейбол ярышлары
уткәрелде.Укытучылар командасы 2:1 исәбе белән җиңде. |
6.02.10 |
Классларда Бөек Җиңүнең 65 еллыгына карата
тәрбия сәгатьләре үтте |
27.01.10 |
1нче класс укучысы Нигматуллин Раушан "Йолдызлык-2010"
фестивалендә лауреат исеме алып кайтты. |
13.01.10 |
3 нче чирек башланды .Укучылар көч җыеп, укуны сагынып
килгәннәр. |
30.12.10 |
Район админстрациясе үткәргән чыршы
бәйрәменә отличниклар катнашты: Шәйхетдинова Алия-2
класс,Закиров Рөстәм-4 класс,Шәйхетдинова Алсу-9 класс. |
29.12.09 |
Чыршы бәйрәме
үткәрелде.Ата-аналар,авылдашлар килде Бәйрәм барыбызга да бик
ошады. |
17.12.09 |
Мәктәп күләмендә Яңа ел бәйрәменә әзерлек башланды |
15.-16 12.09 |
Мәгариф бүлеге тарафыннан фронталь тикшерү
булды. |
9.12.09 |
9декабрь- Ватан геройлары көне
уңаеннан һәр класста тыл ветераннары белән очрашулар үткәрелде. |
4.12.09 |
8,9 нчы класс укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен "Ата-аналар
һәм балалар арасында мәңгелек конфликтлар" дигән темага түгәрәк
өстәл үткәрелде. |
27.11.09 |
Әниләр көне үткәрелде." Әниләргә якты йолдызлардан ,я
кояштан һәйкәл салырлык" дигән монтаж
күрсәтелде.Әниләр белән төрле кызыклы уеннар оештырылды,соңыннан
бәйрәм чәй өстәле янында дәвам итте. |
24.11.09 |
Сәламәтлек театрлары конкурсының зона
турында уңышлы чыгыш ясадык. |
16.11.09-21.11.09 |
Район күләмендә үткәреләчәк Сәламәтлек театрына
әзерлек башланды. 2-4 класс укучылары тәрбия эшләре буенча
директор урынбасары Иксанова Резеда .педагог-организатор
Фахразиева Миләүшә җитәкчелегендә репетиция
ясыйлар |
5.11.09 |
Уку елының беренче чиреге тәмамланды. 2 нче
класс укучысы Шәйхетдинова Алия, 4 класстан Закиров Рөстәм ,9
класстан Шәйхетдинова Алсу гел "5" ле билгеләренә генә
тәмамладылар. Мәктәп буенча өлгереш 100% , сыйфатлы өлгереш 45%.
Каникул 15.11.09 кадәр |
28.10.09. |
Һәр класста "Законнар кайда туа?" дигән темага парламент
дәресе үтте. Укучылар шушы темага видеоязма карадылар, җирле
үзидарә советы депутаты Р.Насыйрова белән очраштылар. |
23.10.09 |
Көзге бал кичәсе үтте. Кичәдә "Көз-2009" мода конкурсы,
рәсем һәм көзге композицияләргә конкурс булды.
Һәр класс концерт номерлары күрсәтте.
Кичәгә кунак булып Уенбикә белән Табышмакбикә, урман
каравылчылары килде, алар төрле уеннар уйнаттылар, табышмаклар
әйттеләр. Соңыннан әти-әниләр белән бергәләп чәй эчтеләр. |
10.10.09 |
Бөтендөнья психик
сәламәтлек көне билгеләп үтелде. Авылыбыз фельдшеры
укучылар алдында чыгыш ясады, әңгәмә үткәрде. |
05.10.09 |
Укытучылар көне билгеләп үтелде ,укучылар яраткан
укытучыларын котлап открыткалар бүләк иттеләр,концерт
номерлары күрсәттеләр. |
03.10.09 |
" Ягез әле ,әбиләр!" кичәсе үткәрелде.
Әбиләр төрле конкурсларда катнаштылар, мода күрсәттеләр, җырлап
-биеп күңел ачтылар.Конкурс араларында укучылар концерт
номерлары күрсәттеләр |
01.10.09 |
Өлкәннәр көне уңаеннан һәр класс әби-бабайларга барып концерт
номерлары күрсәттеләр,бүләкләр тапшырдылар. |
07.09.09. |
Физкультура дәресләрендә һәр класста
озынлыкка сикерү, йөгерү,турникта күтәрелү,алга иелү
буенча нормативлар алынды. Күрсәткечләр буенча нәтиҗә ясалды.
|
05.09.09 |
Бүгеннән укучылар Тимурчылык эшен башлап җибәрделәр. Һәр
класс бер әбигә ярдәм итәргә барды. Бакчаларларын җыештырдылар,су
керттеләр. |
01.09.09 |
Бүген мәктәбебездә Белем бәйрәме үткәрелде.
Анда әти-әниләр чакырылды.Бәйрәм күңелле үтте.Классларда
Бесланда булган вакыйга турында әңгәмәләр үткәрелде. |
31.05.09 |
Кече Сабантуй үткәрелде . Укучылар саф һавада капчык киеп
йөгерү,йомырка кабап йөгерү, әйбер кисү,чүлмәк вату уеннарында
һ.б уеннарда катнаштылар.Укучыларга бәйрәм бик ошады. |
25.05.09. |
Бүген мәктәбебездә " Соңгы звонок" бәйрәме
үткәрелде . 9 класс укучылары мәктәп белән
саубуллаштылар.Фахразиев Руслан гел "5" ле билгеләренә тәмамлый
.Укучылар, ата-аналар укытучыларга рәхмәт белдерделәр. |
16.05.2009 |
Укучыларның V спартакиада
кысаларында үткәрелгән җиңел атлетика буенча ярышта йөгерүдә 8
нче класс укучысы Шәйхетдинова Алсу -1 урын, озынлыкка
сикерүдә 9 нчы класс укучысы Фахразиев Руслан-2 урын алды.
Команда 5 нче урынны яулады. |
09.05.2009 |
Җиңү көненә багышланган митинг булды. Анда укучылар монтаж
куйдылар, һәйкәлгә венок салынды. Соңыннан митингка
килгән өлкәннәргә чәй эчү оештырылды. |
02.05.2009 |
Район күләмендә үткәрелгән "Син динеңне
беләсеңме?" бәйгесендә 8 нче класс укучысы Шәйхетдинова Алсу 1
нче урын яулады. |
30.04.2009 |
Бәйрәм алды өмәсе үткәрелде.Мәктәп
территориясе җыештырылды.Мәктәп коллективы, укучылар актив
катнашты. |
29.04.2009 |
Клуб мөдире Галиева Ф.Р.,китапханәче
Харисова Ф.Г., башлангыч класс укытучылары Гафурова Г.Ф.,
Сарварова Р.Г., Фахразиева М.А. җитәкчелегендә авылда "Карга
боткасы" бәйрәме үткәрелде. 1-4 класс укучылары авыл буйлап
күчтәнәч җыйдылар, карга боткасы пешерелде.Бәйрәм кызыклы
уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды. |
25.04.2009 |
Район күләмендә үткәрелгән шахмат ярышында 3
нче класс укучысы Закиров Рөстәм 6 нчы урын алды(укытучысы
Закирова С.Н.). |
24.04.2009 |
"Туган тел" шигыренә 100 ел тулу уңаеннан
район күләмендә үткәрелгән шигырь
бәйрәмендә 5 нче класс укучысы Гомәрова Эльза
"Бөрлегәнем бер генәм" җыры белән уңышлы чыгыш ясады(укытучы
Иксанова Р.Я.). |
24.04.2009 |
1 нче класс укучыларының "Әлифба бәйрәме"
үткәрелде.Бәйрәмгә әти-әниләр, укытучылар, 2-4 класс укучылары
чакырылды. Укытучы Гафурова Г.Ф. бәйрәмне кызыклы итеп үткәрде. |
22.04.2009 |
4 нче класс укучылары Шәймарданова Наилә(5
нче урын), Сарварова Нәзилә(7 нче урын), Шәрифуллина Алинәләр
рус теленнән район олимпиадасында катнаштылар(укытучы Гафурова
Г.Ф.). |
16.04.2009 |
Район күләмендә үткәрелгән "Дети рисуют
страну" рәсем конкурсында 3 нче класс укучысы Закиров Рөстәм
катнашты( укытучы Фахразиева М.А.). |
14.04.2009 |
4 нче класс укучылары Абдуллина Гүзәл(8 нче
урын),Шәймарданова Наилә(9 нче урын) математикадан район
олимпиадасында катнаштылар(укытучы Гафурова Г.Ф.). |
6.04.-8.04.2009 |
Норлат шәһәрендә үткәрелгән республика
теннис ярышында район данын яклап 8 нче класс укучысы
Шәйхетдинова Алсу, 9 нчы класс укучысы Фахразиев Руслан уңышлы
чыгыш ясадылар. |