Ташлыяр төп гомуми

белем бирү мәктәбе

Яңалыклар

Мәктәп тарихы

Авыл тарихы

Укытучылар

Горурлыгыбыз

Мәктәп тормышы

Кунакханә

Безнең адрес:

423975

Татарстан Республикасы

Мөслим районы

Ташлыяр авылы

Урожай урамы 76 йорт

E- mail.sch-tashliyar@mail.ru

Тел.8 (85556) 36640

 

 

 

 

16.04.10  Һәр атнаның җомга көнендә барлык  класслар тыл ветераннарына,ялгыз яшәүче әби-бабайларга шефлыкка барды. "Тамчы" отряды һәйкәл янын чистартты.
8.04.10  "Әлифба" бәйрәме үткәрелде.Бәйрәмдә ата-аналар ,укучылар
 7.04.10.  "Зирәк тиен" региональ конкурста 14 укучы катнашты
1.04.10.  Көлке көне билгеләп үтелде.
29.03.10  Район күләмендә үткәрелгән теннис ярышында Шайхетдинова Алсу  (9 кл.) -I урын, Ситдиков Ильяс (5 кл) - I урын алдылар.
24.03.-31.03.10  Каникул көннәрендә мәктәптә "Спорт уеннары" ,"Сәйлән", "Балачак", "Яшь хәбәрче" түгәрәкләре үтте. Мәктәп  күләмендә теннис ярышы үткәрелде, укучылар районда  үтәчәк теннис ярышына әзерләнделәр.
  24.03.10  3 нче чирекне йомгаклау.3 укучы гел "5" ле билгеләренә : Шайхетдинова Алия -2 класс, Закиров Рөстәм -4 класс,Шайхетдинова Алсу-9 класс, 8 укучы "4"ле "5" ле билгеләренә тәмамлады
  12.03 10  Һәр класс тыл ветераннарына,ялгыз яшәүче әби-бабайларга шефлыкка барды.
  5.03.10  Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан "Ягез әле,кызлар!" кичәсе үткәрелде.
  22.02.10 Мәктәп күләмендә "Аҗаган" уены үткәрелде.
  17.02.10 Укытучылар һәм укучылар арасында волейбол ярышлары уткәрелде.Укытучылар командасы 2:1 исәбе белән җиңде.
  6.02.10 Классларда Бөек Җиңүнең 65 еллыгына карата тәрбия сәгатьләре үтте
  27.01.10 1нче класс укучысы Нигматуллин Раушан "Йолдызлык-2010" фестивалендә лауреат исеме алып кайтты.
13.01.10 3 нче чирек башланды .Укучылар көч җыеп, укуны сагынып килгәннәр.
30.12.10 Район админстрациясе үткәргән чыршы бәйрәменә отличниклар катнашты: Шәйхетдинова Алия-2 класс,Закиров Рөстәм-4 класс,Шәйхетдинова Алсу-9 класс.
29.12.09 Чыршы бәйрәме үткәрелде.Ата-аналар,авылдашлар килде Бәйрәм барыбызга да бик ошады.
17.12.09 Мәктәп күләмендә Яңа ел бәйрәменә әзерлек башланды
15.-16 12.09 Мәгариф бүлеге тарафыннан фронталь тикшерү булды.
9.12.09  9декабрь- Ватан геройлары көне уңаеннан һәр класста тыл ветераннары белән очрашулар үткәрелде.
4.12.09  8,9 нчы класс укучылары һәм аларның әти-әниләре өчен "Ата-аналар һәм балалар арасында мәңгелек конфликтлар" дигән темага түгәрәк өстәл үткәрелде.
27.11.09 Әниләр көне үткәрелде." Әниләргә якты йолдызлардан ,я кояштан һәйкәл салырлык" дигән монтаж күрсәтелде.Әниләр белән төрле кызыклы уеннар оештырылды,соңыннан бәйрәм чәй өстәле янында дәвам итте.
24.11.09 Сәламәтлек театрлары конкурсының зона турында  уңышлы чыгыш ясадык.
16.11.09-21.11.09 Район күләмендә үткәреләчәк  Сәламәтлек театрына әзерлек башланды. 2-4 класс укучылары тәрбия эшләре буенча директор урынбасары  Иксанова Резеда .педагог-организатор Фахразиева Миләүшә җитәкчелегендә репетиция ясыйлар
5.11.09 Уку елының беренче чиреге тәмамланды. 2 нче класс укучысы Шәйхетдинова Алия, 4 класстан Закиров Рөстәм ,9 класстан Шәйхетдинова Алсу гел "5" ле билгеләренә генә тәмамладылар. Мәктәп буенча өлгереш 100% , сыйфатлы өлгереш 45%. Каникул 15.11.09 кадәр
28.10.09. Һәр класста "Законнар кайда туа?" дигән темага парламент дәресе үтте. Укучылар шушы темага видеоязма карадылар, җирле үзидарә советы депутаты Р.Насыйрова белән очраштылар.
23.10.09 Көзге бал кичәсе үтте. Кичәдә "Көз-2009" мода конкурсы, рәсем һәм көзге композицияләргә конкурс булды. Һәр класс концерт номерлары күрсәтте. Кичәгә кунак булып Уенбикә белән Табышмакбикә, урман каравылчылары килде, алар төрле уеннар уйнаттылар, табышмаклар әйттеләр. Соңыннан әти-әниләр белән бергәләп чәй эчтеләр.
10.10.09 Бөтендөнья психик сәламәтлек көне билгеләп үтелде. Авылыбыз фельдшеры укучылар алдында чыгыш ясады, әңгәмә үткәрде.
05.10.09 Укытучылар көне билгеләп үтелде ,укучылар яраткан укытучыларын котлап открыткалар бүләк иттеләр,концерт номерлары күрсәттеләр.
03.10.09 " Ягез әле ,әбиләр!" кичәсе үткәрелде. Әбиләр төрле конкурсларда катнаштылар, мода күрсәттеләр, җырлап -биеп күңел ачтылар.Конкурс араларында укучылар концерт номерлары күрсәттеләр
01.10.09 Өлкәннәр көне уңаеннан һәр класс әби-бабайларга барып концерт номерлары күрсәттеләр,бүләкләр тапшырдылар.
07.09.09. Физкультура дәресләрендә һәр класста озынлыкка  сикерү, йөгерү,турникта күтәрелү,алга иелү буенча нормативлар алынды. Күрсәткечләр буенча нәтиҗә ясалды.
05.09.09 Бүгеннән укучылар Тимурчылык эшен башлап җибәрделәр. Һәр класс бер әбигә ярдәм итәргә барды. Бакчаларларын җыештырдылар,су керттеләр.
01.09.09 Бүген мәктәбебездә Белем бәйрәме үткәрелде. Анда әти-әниләр чакырылды.Бәйрәм күңелле үтте.Классларда Бесланда булган вакыйга турында әңгәмәләр үткәрелде.
31.05.09 Кече Сабантуй үткәрелде . Укучылар саф һавада капчык киеп йөгерү,йомырка кабап йөгерү, әйбер кисү,чүлмәк вату уеннарында  һ.б уеннарда катнаштылар.Укучыларга бәйрәм бик ошады.
25.05.09. Бүген мәктәбебездә " Соңгы звонок" бәйрәме үткәрелде . 9 класс укучылары мәктәп белән саубуллаштылар.Фахразиев Руслан гел "5" ле билгеләренә тәмамлый .Укучылар, ата-аналар укытучыларга рәхмәт белдерделәр.
16.05.2009 Укучыларның V спартакиада кысаларында үткәрелгән җиңел атлетика буенча ярышта йөгерүдә 8 нче  класс укучысы Шәйхетдинова Алсу -1 урын, озынлыкка сикерүдә  9 нчы класс укучысы Фахразиев Руслан-2 урын алды. Команда 5 нче урынны яулады.
09.05.2009 Җиңү көненә багышланган митинг булды. Анда укучылар монтаж куйдылар, һәйкәлгә венок салынды. Соңыннан митингка килгән өлкәннәргә чәй эчү оештырылды.
02.05.2009 Район күләмендә үткәрелгән "Син динеңне беләсеңме?" бәйгесендә 8 нче класс укучысы Шәйхетдинова Алсу 1 нче урын яулады.
30.04.2009 Бәйрәм алды өмәсе үткәрелде.Мәктәп территориясе җыештырылды.Мәктәп коллективы, укучылар актив катнашты.
29.04.2009 Клуб мөдире Галиева Ф.Р.,китапханәче Харисова Ф.Г., башлангыч класс укытучылары Гафурова Г.Ф., Сарварова Р.Г., Фахразиева М.А. җитәкчелегендә авылда "Карга боткасы" бәйрәме үткәрелде. 1-4 класс укучылары авыл буйлап күчтәнәч җыйдылар, карга боткасы пешерелде.Бәйрәм кызыклы уеннар, җыр-биюләр белән үрелеп барды.
25.04.2009 Район күләмендә үткәрелгән шахмат ярышында 3 нче класс укучысы Закиров Рөстәм 6 нчы урын алды(укытучысы Закирова С.Н.).
24.04.2009 "Туган тел" шигыренә 100 ел тулу уңаеннан район күләмендә үткәрелгән шигырь бәйрәмендә 5 нче класс укучысы Гомәрова Эльза "Бөрлегәнем бер генәм" җыры белән уңышлы чыгыш ясады(укытучы Иксанова Р.Я.).
24.04.2009 1 нче класс укучыларының "Әлифба бәйрәме" үткәрелде.Бәйрәмгә әти-әниләр, укытучылар, 2-4 класс укучылары чакырылды. Укытучы Гафурова Г.Ф. бәйрәмне кызыклы итеп үткәрде.
22.04.2009 4 нче класс укучылары Шәймарданова Наилә(5 нче урын), Сарварова Нәзилә(7 нче урын), Шәрифуллина Алинәләр рус теленнән район олимпиадасында катнаштылар(укытучы Гафурова Г.Ф.).
16.04.2009 Район күләмендә үткәрелгән "Дети рисуют страну" рәсем конкурсында 3 нче класс укучысы Закиров Рөстәм катнашты( укытучы Фахразиева М.А.).
14.04.2009 4 нче класс укучылары Абдуллина Гүзәл(8 нче урын),Шәймарданова Наилә(9 нче урын) математикадан  район олимпиадасында катнаштылар(укытучы Гафурова Г.Ф.).
6.04.-8.04.2009 Норлат шәһәрендә үткәрелгән республика теннис ярышында район данын яклап 8 нче класс укучысы Шәйхетдинова Алсу, 9 нчы класс укучысы Фахразиев Руслан уңышлы чыгыш ясадылар.
 
Файдалы сылтамалар:

     
Hosted by uCoz